6 сентябрь көнне 11: 00 сәгатьтә ТНВ-Татарстан һәм ТНВ-Планета телеканалларында "Татарча диктант" татар телендә грамоталылыкны тикшерү буенча бөтендөнья белем бирү акциясе узачак.
Аны үткәрү өчен Лаеш районында 31 мәйданчык билгеләнгән: торак пунктларда 25 мәктәп, Лаеш техник-икътисад техникумы, үзәк китапханә, шулай ук 4 авыл китапханәсе.
"Татарча диктант" дигән татар телендәге грамоталылыкны тикшерү буенча ел саен уздырыла торган Бөтендөнья белем бирү акциясе быел Россиянең 62 төбәген һәм дөньяның 30 илен берләштерәчәк. Чара 26 сентябрьдә 11.00 сәгатьтә онлайн "ТНВ-Татарстан" һәм "ТНВ-Планета" телеканалларының турыдан-туры эфирында узачак. Казан федераль университеты – акцияне оештыручыларның берсе.
Акция беренче тапкыр 2016 елда узды, ул вакытта анда Татарстан Республикасыннан 600 кеше катнашты, шулай ук Россиянең тугыз шәһәренән һәм өч чит илдән катнашучылар бар иде. Быел оештыручылар ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан 100 мең катнашучыны җыярга тели.
"Татар диктант" – дөньяда глобальләшү процессларына үзенчә җавап. Ул татар теле белгечләрен һәм укытучыларын популярлаштыру максатында оештырыла. Әлеге проектны катнашучылар бәйрәм дип кабул итә», – дип билгеләп үтте Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслимова.
Казан федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе акцияне оештыручыларның берсе.
"Быел өч категория катнашучы өчен татар язучылары Ибраһим Гази, Нәби Дәүли, Афзал Шамов әсәрләреннән өч төрле өзек сайланды. Алар барысы да Бөек Ватан сугышында катнашучылар. Әсәрләрдән өзекләр шулай ук Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган. Без катнашучылар өчен уртача катлаулы текстлар сайладык," – ди Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы доценты Гөлназ Мөгътәсимова.
Казан университеты филологлары катнашучыларның эшләрен тикшерәчәк. Диктант нәтиҗәләрен чараның рәсми сайтында урнаштырачаклар. Оештыручылар әйтүенчә, диктантның “онлайн” форматта үткәрү сәбәпле, эшне башкарганда кагыйдәләрне үтәү өчен җаваплылык катнашучыларның үзләрендә ята.
Акциядә ТР Дәүләт Советы депутаты, КФУның "Илшат Әминов иҗат остаханәсе" укыту-фәнни лабораториясе җитәкчесе Илшат Әминов, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, депутат Марат Әхмәтов катнашырга теләк белдерде.