Район башлыгы коронавирус йогышын профилактикалау буенча чараларны дәвам итәргә, территорияләрне чистарту һәм төзекләндерү буенча эшне көчәйтергә кушты, идарәче компанияләр балалар мәйданчыкларына аерым игътибар бирергә тиеш, дип ассызыклады Илдус Зарипов. Ул өмәләрдә һәм «Урман утырту көне»акциясендә актив катнашкан һәркемгә рәхмәт белдерде.
Өстенлекле бурычлар арасында ул инфраструктураны үстерүне, аерым алганда, юллар төзелешен, су белән тәэмин итүне, уңайлы тормыш өчен шартлар булдыруны билгеләп үтте.
Киңәшмә барышында Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Лаеш, Питрәч, Балык Бистәсе районнарындагы территориаль бүлеге башлыгы Ирина Карпова коронавирус инфекциясе буенча эпидемиологик хәл һәм профилактика чаралары турында сөйләде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы Марина Егорова 2020 елның 9 ае йомгаклары буенча Лаеш муниципаль районы территориясендә алкоголь базарының торышы турында сөйләде.
Лаеш районы матбугат хезмәте