Милли студентлар клублары лигасының Бөтенроссия слеты 26 сентябрьдә Казанда тәмамланды, аның нәтиҗәләре буенча республика проектлары 2 млн.сумнан артык грант акчасы алды. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының Матбугат хезмәте хәбәр итә
"Студентлык-инициативага, максатчанлыкка ия җәмгыятьнең аерым бер өлеше, бу безнең республиканың һәм тулаем Россиянең киләчәгенә нигез булып тора. Бу көннәрдә Казанның бөтен илебезнең яшьләр башкаласы булуын әйтсәк, мин бер дә арттырмасмын", - дип билгеләп үтте ТР Яшьләр эшләре буенча министры Дамир Фәттахов.
Ул слетның һәр студентын котлады һәм слетта алган белемнәре, дуслыгы һәм тәҗрибәсе балаларның киләчәк тормышында һичшиксез кирәк булачагына ышаныч белдерде.
Слетта яшьләр проектларының Бөтенроссия конкурсы узды, анда йөздән артык проект грантлар өчен конкурентлык итте. Илнең 16 регионыннан барлыгы 26 проектка 8 млн. сумнан артык акча бирелде, аларның 2сен Татарстан студентлары алды.