Илдус Зарипов полилингваль мәгариф комплексы булдырырга тәкъдим итте

2020 елның 29 сентябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Лаеш районы Башлыгы Илдус Зариповның районда полилингваль белем бирү комплексы төзү турындагы инициативасын хуплады. Зарипов күптән түгел районда яңа полилингваль балалар бакчасы эшли башлады, дип искәртте. Район башлыгы тәкъдиме белән полилингваль комплекс төзелеп килүче 500 укучыга исәпләнгән мәктәп базасында барлыкка килергә мөмкин. Әлеге мәсьәлә буенча фикер алышу «Адымнар» полилингваль белем бирү комплексларын үстерүгә багышланган киңәшмә кысаларында узды, аны Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев алып барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International