Илдус Зарипов гражданнарны шәхсән кабул итте. 20дән артык мәсьәлә каралды, шул исәптән җир-мөлкәт мөнәсәбәтләре, су белән тәэмин итү, торак шартларын яхшырту, территорияләрне төзекләндерү, КФХ үсеше һәм башкалар. Исегезгә төшерәбез, район башлыгы тарафыннан гадәттәгечә сишәмбе көнне кабул ителә. Алдан язылу һәм кирәкле консультация пәнҗешәмбе көнне 12 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча башкарыла: Лаеш шәһәре, Беренче Май ур.39 йорт, каб. 17. 8(84378) 2-57-27 телефон номеры буенча. Коронавирус йогышын профилактикалау максатыннан саклану чараларын кулланып кабул итүгә килүегезне сорыйбыз. Лаеш районы матбугат хезмәте