Вице-премьер Татьяна Голикова РФ Хөкүмәте белән узган киңәшмәдә Татарстанның мәктәпләрдә коронавирус вәзгыяте буенча уңай тәҗрибәсе турында хәбәр итте. "Татарстанның уңай тәҗрибәсе бар — мәктәпкә кергәндә фильтрларда тукталган балалар саны-4 381 бала, тугызы ковидның уңай нәтиҗәсе булган, гаиләдә аннан соңгы зарарлану нульгә тиң», - дип хәбәр итте ул.