Илдус Зарипов коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышын уздырды

2020 елның 30 сентябре, чәршәмбе

Бүген район Башлыгы Илдус Зарипов рәислегендә Лаеш районында коррупциягә каршы көрәш эшен координацияләү буенча комиссия утырышы узды.

Мәгариф өлкәсендә коррупцион күренешләр барлыкка килүгә юл куймау буенча чаралар оештыру турында. «Лаеш районы мәгариф идарәсе»МКУ начальнигы Лия Хөсәенова мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә чиратны киметү һәм коррупцион хокук бозуларны булдырмау буенча күрелә торган чаралар турында сөйләде. Наталья Киреева - и. о. район Советы Аппаратының кадрлар белән тәэмин итү һәм муниципаль хезмәт бүлеге начальнигы муниципаль хезмәт турындагы законнарның муниципаль вазыйфаларны биләүче затларның, муниципаль хезмәткәрләрнең, аларның гаилә әгъзаларының керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында мәгълүматларны үз вакытында һәм дөрес итеп тапшыру өлешендә үтәлеше турында сөйләде. Эльвира Химсматова - и. о. районның Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе муниципаль милектәге мөлкәтне милеккә яки арендага бирү, файдалану һәм аның белән идарә итүне контрольдә тоту турында сөйләде.

Муниципаль хезмәткәрләрнең хезмәт тәртибенә куелган таләпләрне үтәү, муниципаль вазыйфаларны биләүче затларның вазыйфаи үз - үзләрен тотышына карата таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу һәм 2019-2020 елларда коррупцион хокук бозуларны профилактикалау буенча күрелә торган чаралар һәм 2020 елда «коррупция турында халык фикерен өйрәнү» коррупциягә каршы мониторинг нәтиҗәләре турында комиссия сәркатибе - Лаеш муниципаль районы башлыгы ярдәмчесе Марина Карпова чыгыш ясады.

 

Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International