Роспотребнадзор коронавирус инфекциясе таралу куркынычы янау сәбәпле, 60+ буын кешеләренә коронавирусны профилактикалау буенча киңәшләр бирә. Санитар табиблар яңа коронавирус йогышы авырудан сәламәт кешегә һава-тамчы юлы белән тапшырыла, дип искәртә.
Иң төп совет : җәмәгать урыннарында саклагыч битлекләр кию. Бу катлаулы эпидемиология чорында үтәлергә тиешле тагын бер мөһим кагыйдә - кешеләр күпләп җыела торган урыннарга мөмкин кадәр сирәгрәк йөрү һәм, мөмкин булганча, җәмәгать транспортыннан сирәгрәк файдалану, бигрәк тә пик сәгатьләрендә.
Моннан тыш, кулларны сабын белән ешрак юарга кирәк, бигрәк тә урамнан кайтканнан соң, җәмәгать урыннарыннан, ашар алдыннан.
Авыруның беренче билгеләре булганда, тиз арада табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.