Татарстанда урманнарның югары янгын куркынычы чоры игълан ителде

2020 елның 2 октябре, җомга

3-10 октябрьдә Татарстанда урманнарның югары янгын куркынычы белән бәйле шторм кисәтү эшләячәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм урман хуҗалыгы күзәтчелеге көчләре дүртенче куркыныч классына туры килә торган тиешле әзерлеккә китереләчәк.

Аерым алганда, республика территориясендә бу көннәрдә җир өсте һәм авиация белән патрульлек итү көчәйтеләчәк. Урман полосасына керү юлларының барысында да кисәтү аншлаглары урнаштырылачак. Моннан тыш, гражданнар тарафыннан урманнарга бару чикләнәчәк һәм учаклар үрчетү тыела.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International