Татарстанда әбиләр чуагы тәмамлана: ял һәм атна башына синоптикларның фаразлары

2020 елның 2 октябре, җомга

Синоптиклар Татарстанда әбиләр чуагы тәмамлана, дип кисәтте. Бу ялларда республикага салкын һава массалары киләчәк.

Шимбә көнне һава торышы сизелерлек үзгәрмәячәк, төнлә температура +2-7 градус булачак, урыны белән -1 градуска кадәр туңар дип көтелә. Көндез температура +15-20 градуска кадәр күтәрелә. Аерым районнарда төнлә томан төшәчәк.

Якшәмбе көнне шулай ук явым-төшем көтелми, әмма республикага төньяк һәм төньяк-көнчыгыш һава агымнары киләчәк. Төнлә температура + 2-7 градус, көндез +9-14 градус булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International