Татарстанда яңа атна коры һәм болытлы һава торышы белән башланачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Алмашынучан болытлы һава. Явым-төшемсез», - диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.
Шулай ук төньяк-көнчыгыштан көньяк-көнбатышка таба күчүче талгын җил көтелә.
Төнлә температура -3дән 2 градуска, көндез һава 9-14 градуска кадәр җылыначак