Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе белгечләре татарстанлыларның грипп һәм ОРВИ профилактикасы, шулай ук прививка ясау кампаниясе турындагы сорауларына җавап бирәчәк. Бу хакта республика ведомствосының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсенең Кайнар линиясе 7 октябрьдән 12 октябрьгә кадәр эшләячәк. Бу көннәрдә теләгән һәркем гриппка каршы прививканы кайда ясатырга, моңа ничек дөрес итеп әзерләнергә, шулай ук башка прививкалар белән гриппка каршы вакцинация ясауны берләштерү мөмкинлеге турында белә алачак.
"Ведомство хезмәткәрләре ата-аналар өчен балаларны салкын тиюдән ничек сакларга, битлекләрне куллану кагыйдәләрен һәм йогышлы авыруларны профилактикалауның башка чараларын сөйләргә әзер",-дип өстәде ведомствоның матбугат хезмәтендә.
Идарә мәгълүматларына караганда, гриппка каршы прививка авыруның ихтималын киметергә, өзлегүләр барлыкка килүне булдырмый калырга ярдәм итәчәк. Вакцинациягә аерым игътибар белән өлкән яшьтәге гражданнарга, балаларга, авырлы кешеләргә, шулай ук иммунитет зәгыйфьләнгән хроник авырулар булганнарга бирелергә тиеш.
Шалтыратулар эш көннәрендә иртәнге 9дан кичке 5кә кадәр 238-52-11 һәм 238-96-84 номерлары буенча кабул ителә.