Бүген район Башлыгы Илдус Зарипов традицион киңәшмәдә каты көнкүреш калдыкларын чыгаруны оештыру буенча эшне көчәйтергә кушты. Башкарылган эшләр турында «ПЖКХ «ИК» РЕГОПЕРАТОРЫ вәкиле - «КОМТЕХ» ҖЧҖ генераль директоры Марат Назыйров сөйләде. Аның сүзләренә караганда, эш контейнерларга еш кына коммуналь калдыкларга керми торган чүп – чар-ботаклар белән бәйле рәвештә катлаулана. Башлык әлеге мәсьәләне эшләп бетерергә һәм чыгару графикларын яңадан карарга кушты.
Шулай ук Илдус Зарипов Лаеш районы территориясендә өмәләр үткәрергә кушты. Кышкы чорга әзерлекне тәэмин итәргә кирәк, дип ассызыклады ул.
Коммуналь хезмәтләр алдына күп фатирлы йортларда һәм социаль объектларда җылылык системасын кабат тикшерү бурычы куелды.
Шулай ук Башлык коронавирус инфекциясенә каршы көрәш буенча профилактик чараларны көчәйтергә, җәмәгать урыннарында һәм белем бирү учреждениеләрендә барлык таләпләрне үтәүне тәэмин итәргә кирәклеген ассызыклады. Без инфекция таралу өчен шартлар тудырырга тиеш түгел, дип билгеләп үтте Зарипов.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Лаеш районы буенча бүлеге начальнигы урынбасары Павел Яковлев райондагы оператив хәлләр турында сөйләде, районның Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре председателе вазифаларын башкаручы Эльвира Хисмәтова җир кишәрлекләрен һәм күчемсез милек объектларын инвентаризацияләү турында чыгыш ясады.
Киңәшмә эшендә Лаеш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы, район башлыгы урынбасары, Лаеш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарлары, район Советы һәм Башкарма комитеты структур бүлекчәләре җитәкчеләре, районның көч структуралары вәкилләре, оешма, предприятие җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, белгечләр катнашты.
Лаеш районы матбугат хезмәте