Татарстан Республикасында бәрәңге, шикәр чөгендере, көнбагыш уңышын җыю дәвам итә

2020 елның 5 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасында яшелчә уңышын җыю дәвам итә. Бүгенгә 1,4 мең га, ягъни 58% җыеп алынган. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Марат Җәббаров хәбәр иткәнчә, рапс җыю дәвам итә: 148 мең тонна суктырылган, уңыш - 14 ц/га. Көнбагышка килгәндә, җыелган мәйдан 38 мең га тәшкил итә, уңдырышлылык 17 ц/га. 65 мең тонна суктырылган.

Республикада 98 мең тонна бәрәңге җыелган,әлеге культураның уртача уңышы - 278 ц/га. 3,6 мең гектарда уңыш җыелган, ягъни мәйданның 87% ында.

Заводларга 688,8 мең тонна шикәр чөгендере китерелгән, биредә тәүлегенә 14 мең тонна шикәр эшкәртелә. 72,9 мең тонна шикәр комы эшләп чыгарылды. 488,1 мең тонна продукция эшкәртелгән.

Республика кырларында туфракны туңга сөрү дәвам итә. Бүгенге көндә 1,5 млн га (84%) эшкәртелгән. Шул исәптән сөрүлек катламын тирәнәйтүгә – 738 мең га көн саен 1,9 мең агрегат җәлеп ителгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International