Татарстанда 2021 елда 46 җәмәгать пространствосын төзекләндерергә планлаштыралар

2020 елның 6 октябре, сишәмбе

Татарстанда 2021 елда 1,3 млрд. сумнан артык суммага 46 җәмәгать пространствосын төзекләндерергә планлаштыралар. Бу хакта мәгълүмат Дәүләт сатып алулары сайтында урнаштырылган.

Кайбер иҗтимагый киңлекләрне нульдән төзекләндерергә җыеналар, ә кайберләрендә эшләрнең икенче, өченче һәм дүртенче чиратын төгәлләячәкләр.

Төзекләндерү эшләре ТР бюджетыннан финансланачак. Эшләрне 2021 елның 20 декабренә төгәлләү күздә тотыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International