Бүген, 6 октябрьдә, Татарстанда элек урнашкан салкын һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Республика өстендә күк болытлы булачак. Төнлә явым-төшем ихтимал, ләкин көндез атмосфера фронты йогынтысында урыны белән яңгыр явачак. Көньяк-көнбатыштан талгын җил.
Температура 0 дән 5 градуска кадәр тәшкил итәчәк. Төбәк көнчыгышында 5 градуска кадәр салкын булырга мөмкин. Көндезге сәгатьләрдә һава +9, +14 градуска кадәр җылыначак.