Утырышта Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Премьер-министр Алексей Песошин, Куркынычсызлык советы әгъзалары катнашты.
Утырышта шулай ук Лаеш районы Башлыгы Илдус Зарипов та катнашты.
Көн тәртибенә балигъ булмаганнар арасында оешкан җинаятьчелеккә каршы көрәш һәм аны профилактикалау буенча өстәмә чаралар турында мәсьәлә чыгарылды.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, оешкан җинаятьчелеккә каршы көрәш – хокук саклау органнары һәм республика башкарма хакимияте органнары алдында торган иң мөһим бурычларның берсе.
"Безнең бурыч - балигъ булмаганнарның җинаятьчелек дәрәҗәсен киметү, аларның башка яшүсмерләргә тискәре йогынтысын булдырмау. Балигъ булмаганнарның җинаятьчеллеге аны кисәтү буенча катгый һәм максатчан чаралар таләп итә. Без монда хокук саклау органнарының тырышлыгы гына җитәрлек түгеллеген аңлыйбыз. Барлык хакимият органнарының да, республика һәм муниципаль дәрәҗәләрдәге уртак эше кирәк", - дип өстәде Татарстан Президенты.