Татарстанда яңа ял төре - экотуризм барлыкка киләчәк. Инде 2 проект эшләнгән. Алар өчен тавыш бирәсе калды!
Безнең республика экотуризмны үстерү буенча Бөтенроссия конкурсында катнашты. Татарстаннан финалга 2 проект узды: Биектау районында «Татарстан көзгесе» экокластеры һәм Кама Тамагында «Диңгез – Татарстан диңгезе» экокурорты. 115 проект арасыннан алар иң яхшы топ-36га керде. Хәзер җиңүчеләр өчен тавыш бирү башланды. Нәкъ менә алар федераль ярдәм алачак.
Лаеш районы матбугат хезмәте