Лаеш районының участковые Бөтенроссия конкурсының региональ этабында катнашача

2020 елның 8 октябре, пәнҗешәмбе

Безнең участок полиция хезмәткәре Бөтенроссия конкурсында Лаеш районы данын яклый.

Кадерле дуслар, сезне Россия Эчке эшләр министрлыгының Лаеш районы буенча бүлеге полиция хезмәткәре Рөстәм Гатауллинны "Безнең участковый" конкурсының төбәк этабында якларга чакырабыз.

Катнашучыларның анкеталары Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ рәсми сайтында урнаштырылган. Онлайн-тавыш бирү юлы белән участковыйны сайлап ала алачаклар, ул республика данын Бөтенроссия конкурсында яклаячак.

✅ Ничек тавыш бирергә ?

7 октябрьдән 16 октябрьгә кадәр сез Рөстәм Гатауллин өчен Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының рәсми сайтында (16.МВД.РФ) үз тавышыгызны бирә аласыз.

Конкурс халыкның полиция хезмәткәрләренә ышаныч дәрәҗәсен күтәрүгә, хезмәтнең абруен күтәрүгә һәм полициянең участок уполномоченныйлары эшчәнлеге турында уңай иҗтимагый фикер формалаштыруга ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

Якташыбызны хуплыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International