12 октябрьдән 5 ноябрьгә кадәр Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының «Минем тату сыйныфым» акциясе социаль челтәрләрдә узачак. Чара укытучы һөнәренең абруен күтәрүгә, педагогик хезмәт белән кызыксынуны формалаштыруга, шулай ук педагоглар һәм укучыларның уртак иҗатын мотивацияләүгә юнәлдерелгән.