Татарстан Республикасында «Лесовоз» оператив-профилактик чарасы үткәрелә. Аның максаты-республикада законсыз агач әзерләү, ташу һәм эшкәртүне кисәтү һәм булдырмау.
Шулай итеп, 5 октябрьдән 11 октябрьгә кадәр дәүләт урман инспекторлары ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә 26 рейд үткәрде, урман материаллары белән тулган 44 машина тикшерелде, бозулар ачыкланмады. «Лесовоз» операциясе 5 ноябрьгә кадәр озайтылды.