Татарстанда Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итүгә Россия Хөкүмәте 20 млн.сумнан артык акча юнәлдерәчәк. Гомумән алганда, Россиянең 65 регионына бу максатларга 1 млрд. сумнан артык акча бүлеп биреләчәк. Тиешле боерык Министрлар Кабинеты сайтында урнаштырылган.
73,9 мең сум) юнәлдереләчәк. Траншларның гомуми суммасы 1,046 млрд. сум тәшкил итәчәк.
РФ Хөкүмәтенең матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, өстәмә акчалар учетка баскан 607 ветеранга яңа торакка күченергә ярдәм итәчәк.
2020 елның апрелендә ветераннарның торак шартларын яхшыртуга 350 млн. сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Әлеге акчалар ярдәмендә 200 дән артык кеше яңа торак белән тәэмин ителгән.