Татарстан Республикасында урман утыртмаларының санитар торышын яхшырту буенча эшләр дәвам итә. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре мәгълүматлары буенча, агымдагы елның 15 октябренә 3,9 мең га мәйданда санитар-сәламәтләндерү чаралары үткәрелгән, шул исәптән 2,9 мең га – ликвид булмаган агачны җыю.
Исегезгә төшерәбез, санитар-сәламәтләндерү чаралары урман саклау чаралары комплексының бер өлеше булып тора. Алар утыртмаларның биологик тотрыклылыгын саклау, урманда патологик процессларны киң җәелдерү, корткычлардан һәм авырулардан зыянны киметү максатларында үткәрелә.