Роспотребнадзор идарәсе эшмәкәрләр өчен "Ачык ишекләр көне" үткәрә

2020 елның 16 октябре, җомга

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе 2020 елның 21 октябрендә эшкуарлар өчен "Ачык ишекләр көне" уздыра. Шулай ук ул Лаеш территориаль бүлегендә узачак.

Идарәдә консультация алу өчен алдан язылу (Казан шәһәре, Зур Кызыл ур., 30 һәм Сеченов ур., 13а йорт) телефон номерлары буенча башкарыла: 238-60-62, 238-36-32 (2020 елның 19-20 октябре, 10.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр, төшке аш вакыты 12.00 дән 12.45 кә кадәр), шул ук вакытта кызыксындырган сорауны күрсәтергә кирәк.

Лаеш районында консультация алу өчен 8(843)782-80-92 телефоны буенча 2020 елның 19 октябреннән 20 октябренә кадәр 10.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр, төшке аш 12.00 дән 12.45 кә кадәр мөрәҗәгать итәргә мөмкин

Игътибар итегез, идарәгә һәм аның территориаль бүлекләренә барганда сулыш органнарын индивидуаль яклау чараларын (битлекләр, ресираторлар) кулланырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International