Алар әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынтыны киметергә ярдәм итәчәк.
2021 елның 1 гыйнварыннан Россиядә чүп эшкәртү заводларын һәм полигоннарын эксплуатацияләүгә карата бердәм таләпләр кулланыла башлаячак. Бу карарны премьер-министр Михаил Мишустин имзалады.
Хәзер мондый таләпләр берничә норматив акт белән җайга салына. Алар нигезендә бердәм җыентык төзелде, анда шулай ук берничә яңа норма кертелде.
Мәсәлән, документта калдыкларны күмү һәм яндыру эшкәртү өчен яраксыз очракларда гына мөмкин, диелә. Моннан тыш, чүпне сортларга аерганда өстенлек автоматлаштырылган хезмәткә бирелергә тиеш. Бу алга таба утильләштерү өчен максималь санда калдык төрләрен алырга мөмкинлек бирәчәк.
Таләпләрнең берничә пункты полигоннарны ябу мәсьәләләрен регламентлый. Мондый объектлар эксплуатациядән чыгарылырга тиеш, әгәр алар проект егәрлегенә кадәр тутырылган яки экологик куркынычсызлык таләпләренә җавап бирми икән.
Тулаем алганда, чүп компанияләренә әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынтыны минимальләштерергә кирәк, шул ук вакытта иң яхшы технологияләр кулланып.
2021 елга кадәр проектланган яки төзелгән заводлар һәм полигоннар бу таләпләргә 2026 елның 1 гыйнварына туры килергә тиеш. Ә яңа объектларны кабул ителгән кагыйдәләр нигезендә проектларга кирәк булачак.