Татарстанда һава торышының сизелерлек начарлануын фаразладылар

2020 елның 20 октябре, сишәмбе

Татарстанда бу атнада яңгыр, юеш кар һәм көчле җил белән һава торышы начарлану көтелә, фаразны ТР гидрометцентрында җиткерделәр.

Бүген һәм иртәгә республикада тирән Атлантик антициклон йогынтысында кайбер районнарда бераз яңгыр һәм юеш кар яварга мөмкин. Көндез җил 15-18 метрга кадәр көчәячәк. Төнлә -4 градуска кадәр салкын була.

Пәнҗешәмбе көнне Татарстанда сизелерлек явым-төшем көтелми. Көндез 0-5 градус җылы булачак, төнлә -1 градус..-6 градус.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International