Татарстанда эшмәкәрләр 35,3 млрд. сумлык кредитлар буенча кичектереп тору алганнар

2020 елның 20 октябре, сишәмбе

Шулай ук физик затлардан һәм шәхси эшмәкәрләрдән 18,5 млрд сумлык түләүләрне кичектереп тору өчен 40 меңнән артык гариза канәгатьләндерелгән.

Коронавирус пандемиясе чорында коммерсантларга "кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм " милли проекты кысаларында ярдәм күрсәтелде. Әлеге программа ярдәмендә бизнесменнарга 842,3 млн сумлык 513 микрозайм хупланды һәм 1,3 млрд сумлык республика Гарантия фондының 258 поручительлеге бирелде. Нәтиҗәдә, кече һәм урта бизнес субъектларына 5,5 млрд. сумлык кредит алу мөмкин булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International