Илсур Һадиуллин Татарстанда нинди фән укытучылары ихтыяҗ булуы турында сөйләде

2020 елның 20 октябре, сишәмбе

Татарстан мәгариф системасында иң күп вакантлы эш урыннары, бигрәк тә авыл җирлегендә, рус теле, математика, физика, химия, биология һәм башлангыч сыйныфлар укытучыларына туры килә. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында хәбәр итте.

"Елына ике тапкыр без педагогик кадрларга ихтыяҗ мониторингы алып барабыз. Киләчәктә җиде елга мәгълүмат формалаштырабыз", - дип сөйләде Мәгариф һәм фән министры.
Ул билгеләп үткәнчә, соңгы елларда педагогик белгечлек буенча укучыларның гомуми саны да, Татарстан югары уку йортлары арасында бүленгән һәм федераль бюджет хисабына финанслана торган педагогик юнәлешләр буенча кабул итүнең контроль саннары да арта.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International