Татарстан 2021 елда федераль бюджеттан 40,9 млрд. сум алырга планлаштыра

2020 елның 21 октябре, чәршәмбе

2021 елга Татарстан бюджетында федераль бюджеттан 40,9 млрд. сум күләмендә кире кайтарылмый торган керемнәр исәпкә алынган. Бу хакта ТР финанслар министры урынбасары Алла Анфимова ТР Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында хәбәр итте.

2021 елга Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджеты керемнәр белән 312,7 млрд.сум, чыгымнар — 315,7 млрд. сум, дефицит — 3 млрд. сум.

Киләсе елга ТР бюджеты керемнәре 268,5 млрд.сум булыр дип фаразлана, чыгымнар — 271,5 млрд. сум, дефицит — 3 млрд. сум.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International