Бүген Портал аша Казанның 52 судына һәм Татарстан муниципаль берәмлекләренә язылырга мөмкин. Электрон чират түбәндәге биш хезмәт алу өчен гамәлдә:
2020 ел ахырына кадәр 190 җәмәгать судьялары участогын, шулай ук Татарстан Республикасы Югары судын электрон чиратка тоташтыру планлаштырыла.
Судка ничек язылырга?
Башта кешегә Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталының башлангыч битендә урнашкан "Гадел хөкем онлайн" бүлеген табарга кирәк. Бу бүлектә "судка кабул итүгә язылу" дигән икенче иконаны сайларга кирәк. Шуннан соң система кулланучыдан кирәкле судны һәм ул алырга теләгән хезмәтне күрсәтүләрен сорый. Моннан тыш, һичшиксез, эш номерын язарга кирәк.