22 октябрьдә 22 сәгатьтән 23 октябрьдә 18 сәгатькә кадәр Татарстанда, аерым алганда, Казанда һава торышы начарлану көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Синоптиклар фаразларына караганда, урыны белән томан булырга мөмкин. Юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин. 23 октябрьдә көндез җилнең тизлеге секундына 16 метрга җитәргә мөмкин