"Абилимпикс" милли чемпионаты беренче тапкыр көндезге-дистанцион форматта узачак

2020 елның 23 октябре, җомга

23-29 ноябрьдә көндезге-дистанцион форматта инвалидлар һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен «Абилимпикс» һөнәри осталык чемпионаты узачак.

Быел конкурста Россия Федерациясенең 85 субъектыннан ике меңнән артык кеше катнашачак. Мәктәп укучылары, студентлар һәм тармак белгечләре белем бирү оешмалары мәйданчыкларында 77 компетенция буенча ярышачаклар, аларның иң күбесе «пешекче эше», «тегүче», «автомобильләрне ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү» булачак. Баш экспертлар, Мәскәүдә булганда, ярышлар барышын реаль вакыт режимында күзәтеп, конкурсантларның эшләрен читтән карап, визуаль контроль чаралары ярдәмендә бәяләячәкләр, ә нәтиҗәләрне бердәм балларны автомат рәвештә санау үзәгенә җибәрәчәкләр.

"Абилимпикс" - ул ярышлар гына түгел, ә инвалидлык һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең төрле компетенцияләрдә үз осталыкларын күрсәтү мөмкинлеге дә. Чемпионат хәзерге вакытта оештыру кыенлыкларына карамастан, көндезге-дистанцион форматта узачак", - дип билгеләп үтте Россия Федерациясе мәгариф министрының беренче урынбасары Дмитрий Глушко.

Чемпионатның эшлекле программасы барышында экспертлар яңа компетенцияләр, инвалидлар һәм сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән затлар өчен демонстрацион имтихан үткәрү тәртибе, эшкә урнашуга озатыла торган яңа компетенцияләр турында фикер алышачаклар.

Чемпионатның ачылу һәм ябылу тантаналарын, эшлекле программаны һәм ярышларны онлайн-трансляция ярдәмендә күзәтергә мөмкин булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International