Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Татарстан җитештерүе продукциясен арзан бәяләрдән сатып алырга чакыра

2020 елның 23 октябре, җомга

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республика халкын шимбә көнне, 24 октябрьдә, иртәнге сәгать 6дан эшли башлый торган авыл хуҗалыгы ярминкәләренә чакыра.

Исегезгә төшерәбез, көзге ярминкәләр 12 сентябрьдә эшли башлады һәм атна саен Яңа елга кадәр дәвам итәчәк. Ассортимент төрле мәйданчыкларда төрлечә һәм ул халык ихтыяҗын исәпкә алып төзелә.

Шәһәр халкы Татарстанның муниципаль районнарыннан китерелгән ит, казылык әйберләрен, үлчәүле сөт, сыр, май, йомырка, яшелчәләр, бал, шикәр, он, ярмалар һәм авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре китергән башка фермер продукциясен арзанрак бәяләрдән сатып ала алалар.

Ярминкәләр түбәндәге адреслар буенча уза:

–Авиатөзелеш районы:Ленинград ур.,27 (“Бәхетле” гипермаркеты янындагы мәйданчыкта), Беломорский һәм Гудованцев урамнары киселешендә, Дементьев ур.,7 йорт янында;

–Вахитов районы:Кәрим Тинчурин һәм Татарстан урамнары киселешендә;

–Киров районы:Кызыл Кокшай ур.,150/2 («Җиләкле бистә» сәүдә үзәге янындагы мәйданчыкта), Батыршин ур.,20;

–Яңа Савин районы:Хөсәен Ямашев пр.,71а (“Бәхетле” гипермаркеты янындагы мәйданчыкта);Лаврентьев ур.,10 (чатыр корылган мәйданчык);

–Идел буе районы:Р. Зорге ур.,66, корп.1 («Олимп» базары янында), Ю.Фучик ур.,72(чатыр корылган мәйданчык);

–Совет районы:Аграрный ур.,2(«Казан» агросәнәгать паркының ачык мәйданчыгында, Зәкиев ур.,12 һәм Липатов ур.,7((чатыр корылган мәйданчык һәм “Дәрвиш” базары территориясендәге мәйданчык);

–Мәскәү районы:Ш.Усманов ур.,1 (Энергетиклар һәм Ш.Усманову урамнары ягыннан Мәскәү базарына чиктәш мәйданчык);

Авыл хуҗалыгы ярминкәләре - фермерлар өчен дә, халык өчен дә бик мөһим ярдәм чарасы, чөнки ярминкәләрдә фермерлар үзләре үстергән продукцияне сата алачаклар(сәүдә урыннары бушлай була), ә халыкның сыйфатлы авыл хуҗалыгы продукциясен минималь бәяләрдән, сәүдә бәяләреннән башка гына, сатып алу мөмкинлеге булачак.

Гадәттәгечә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчелеге шимбә көнне Казандагы ярминкә мәйданчыкларын шәхсән үзләре йөреп чыга.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International