Россия Хөкүмәте ташламалы ипотека кредиты программасын дәвам итәчәк. Бу хакта Министрлар Кабинеты утырышында Россия премьер-министры Михаил Мишустин хәбәр итте.
"Бүген Хөкүмәт утырышының көн тәртибендә миллионлаган кешегә кагыла торган мәсьәлә. Без ташламалы ипотека программасын 2021 елның 1 июленә кадәр 6,5% ставкасы белән озайтабыз. Башта ул 1 ноябрьгә кадәр исәпләнгән иде һәм үзен яхшы яктан күрсәтте. Күп гаиләләр бу программадан файдаландылар. Ул төзелеш тармагына да ярдәм итте", - дип билгеләп үтте Министрлар Кабинеты башлыгы.
Исегезгә төшерәбез, узган атнада Россия Президенты Владимир Путин Хөкүмәт белән узган киңәшмәдә ташламалы ставканы 2021 елның 1 июленә кадәр саклап калу инициативасы белән чыкты.