Бүген сессия кысаларында депутатлар бертавыштан Лаеш районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына Анатолий Новиковны сайлады.
Анатолий Александрович элек Сокуры авыл җирлеге башлыгы вазыйфасын башкарды. Идарә эшчәнлегендә эш тәҗрибәсе бар, Сокуры мәктәбе директоры, районның мәгълүмати-методик үзәге җитәкчесе, мәгариф идарәсе җитәкчесе булып эшләде.
Анатолий Новиковның аерым сыйфатлары-куелган бурычларны хәл итүдә намуслылык, максатчанлык, грамоталы якын килү.
Чын күңелдән Лаеш районы файдасына нәтиҗәле эш телибез!
Лаеш районы матбугат хезмәте.