Бүген Усады авылында 260 урынга исәпләнгән «Акыллы балалар» яңа полилингваль балалар бакчасы ачылды. Тантанада ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова һәм Лаеш районы Башлыгы Илдус Зарипов катнашты.
Усад балалар бакчасында акыллы балалар 260 балага 14 яшь төркеме эшләячәк:
- 1,5 яшьтән 3 яшькә кадәрге 6 төркем,
-мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 1 төркем (төрле яшьтәге төркем)),
- 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балалар өчен 7 төркем.
Барлык яшь төркемнәрендә дә мәктәпкәчә белем бирү буенча «тумыштан мәктәпкә кадәр»дигән белем бирү программасы тормышка ашырыла.
Полилингваль тәрбияле төркемнәрдә музыкаль һәм физкультура дәресләре, өстәмә түгәрәк дәресләре өч телдә узачак.
Лаеш районы матбугат хезмәте.