Тиешле карарны Россиянең Баш санитар табибы имзалады.
Медицина битлекләрен кию җәмәгать транспорты, кибетләр, парковка, лифтлар һ.б. урыннарда булу мәҗбүри булып тора.
Шулай ук Роспотребнадзор күңел ачу чараларын һәм җәмәгать туклануы хезмәтләрен 23.00 сәгатьтән иртәнге 6га кадәр тыйган.
Анна Попова сүзләренә караганда, бу хәлнең начараюы куркынычын булдырмас өчен кирәк.