Көзге каникуллар чорында республикада барлык муниципаль районнарда 743 мәктәп яны лагеры эшләячәк, алар 46 229 баланы колачлый. Лагерьларның күбесе 2 ноябрьдә эшли башлый һәм 8 ноябрьдә тәмамланачак, кайбер лагерьлар 29 октябрьдән ачылачак.
Мәктәп яны хезмәт һәм ял лагерьлары эше быел гамәлдән чыгарылган, районнардан лимитлар бетерелгән инде. Барлык мәктәп яны лагерьлары да Роспотребнадзор таләпләре нигезендә ачыла, яңартылган буклет-белешмәлек барлык муниципаль районнарга җибәрелгән.