Лаеш урман хуҗалыгы хезмәткәрләре көзге урман культуралары сезоны кысаларында эшләрне төгәлләгән

2020 елның 30 октябре, җомга

«Лаеш урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре көзге урман культуралары сезоны кысаларында эшләрне төгәлләгән. «Дәүләт йөкләмәсе буенча, урманчылык территориясендә 110 гектар мәйданда урман культуралары эстәп утыртылды һәм киләсе ел культуралары өчен 6 гектарда җир участоклары әзерләнде», – дип сөйләде Лаеш урманчылыгының урманнан файдалану буенча инженеры Наталья Сусликова.

«Шуның белән берлектә урман питомнигында, шулай ук урман культураларына һәм яклагыч урман утыртмаларына инвентаризация үткәрелде. Быел барлыгы 333 мең данә үсенте үстерелгән. Бу сан 2021 елда урманнарны торгызу өчен җитәрлек булып тора, – ди Наталья Сусликова. – Орлык әзерләүгә килгәндә, урман хуҗалыгы хезмәткәрләре тарафыннан 170 кг ылыслы һәм яфраклы токым орлыгы җыелды. Шулай итеп, барлык эшләр дә үз вакытында агротехник срокларда башкарылды, көзге урман культуралары сезоны уңышлы тәмамланды».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International