Татарстан сулыкларында балык үрчетү буенча чаралар дәвам итә. Бүген Лаеш районында Кама елгасына маймычлар чыгару булды. Балыкны Саратов өлкәсеннән махсус контейнерларда алып кайтканнар.
Сентябрь-ноябрь яшьләрне чыгару өчен уңайлы вакыт, дип билгеләп үтә белгечләр. Сәнәгать балыкчылыгы республика икътисады үсешенең мөһим өлеше булып тора. Маймычлар чыгару чаралары биологик ресурсларны яңадан җитештерү буенча чаралар комплексының аерылгысыз өлеше булып тора.
Лаеш районы матбугат хезмәте.