Татарстанда бераз яңгыр һәм җил көтелә

2020 елның 2 ноябре, дүшәмбе

Дүшәмбе көнне Татарстан Республикасы территориясендә бераз явым-төшем һәм җил көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Аязучан болытлы һава. Төнлә явым - төшемсез. Иртән, көндез урыны белән бераз явым — төшемнәр, нигездә, яңгыр рәвешендә", - диелә синоптиклар хәбәрендә.

Төньяк-көнчыгыштан, көнчыгыштан талгын җил. Төнге сәгатьләрдә термометр баганалары -4 тән +1 градуска кадәр, көндез һава 1-6 градуска кадәр җылыначак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International