Татарстанда җылы һава торышы саклана

2020 елның 3 ноябре, сишәмбе

Татарстанда ноябрь ае өчен аномаль җылы һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республика өстендә аязучан болытлы һава көтелә. Шул ук вакытта шактый явым-төшем булырга мөмкин. Төнлә һәм иртән кайбер урыннарда яңадан томан төшәчәк. Көньяк - көнчыгыштан талгын җил.

Караңгы вакытта һава температурасы нульдән 5 градуска кадәр салкын булачак. Көндезге сәгатьләрдә һава 3-8 градуска кадәр җылыначак

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International