Бүген ТР Муниципаль берәмлекләр Советында Сысертск шәһәр округыннан килгән делегацияне каршы алдылар. Очрашуны Совет рәисе Әгъзам Гобәйдуллин үткәрде.
Татарстаннан шулай ук Лаеш муниципаль районы Башлыгы Илдус Зарипов, аның урынбасары Татьяна Борһанова, Лаеш районы башкарма комитеты һәм Советы вәкилләре катнашты.
Свердловск делегациясе составына Сысерт шәһәр округы башлыгы Дмитрий Нисковских, Сысерт шәһәр округы Думасы рәисе Илья Тугбаев, Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиле урынбасары Фәвия Сафиуллина, шулай ук администрациянең социаль мәсьәләләр буенча, мәгариф Идарәсе, физик культура һәм спорт бүлеге, Сысерт шәһәр округының яшьләр һәм социаль сәясәте бүлеге вәкилләре һәм башкалар керде.
Мәгълүмат ТР Муниципаль берәмлекләр Советы матбугат хезмәте тарафыннан әзерләнде.