Татарстан Гидрометеорология үзәге томан һәм бозлавык турында кисәтә

2020 елның 5 ноябре, пәнҗешәмбе

ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр иткәнчә, бүген, 5 ноябрьдә, республика буенча яңадан томан төшәчәк. Бу хакта «Татар-информ»МА хәбәр итә.

Томан вакытында 500 метр һәм аннан да кимрәк күренеш булачак, дип билгеләп үтә метеорологлар.

Моннан тыш, "төнлә һәм көндез юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International