Роспотребнадзор идарәсе хезмәткәрләре мәгариф учреждениеләрендә профилактик чараларның үтәлешен тикшерделәр

2020 елның 9 ноябре, дүшәмбе

Лаеш районында яңа коронавирус инфекциясе таралуны кисәтүгә юнәлдерелгән чараларны үтәү буенча контроль көчәйтелде. ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең Лаеш, Питрәч, Балык Бистәсе районнарында территориаль бүлеге хезмәткәрләре COVID-19 таралу куркынычын саклау шартларында мәгариф учреждениеләре эшенең ничек оештырылуын тикшерде.

Һәркемгә керү юлында температура үлчәнә һәм куллары антисептик белән эшкәртелә.

Коронавирус таралуны булдырмау өчен эш өслекләрен, ишек ручкаларын, мебельләрне, санузелларны, краннарны җилләтүләрне һәм башкаларны даими дезинфекцияләү үткәрелә; биналарны җилләтү һәм зарарсызландыру өчен махсус приборлар, шул исәптән рециркуляторлар ярдәмендә һава дезинфекциясе үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International