2021 елда «Демография» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстанда 2 290 урынга исәпләнгән 13 яңа балалар бакчасы төзү планлаштырыла. Әлеге чараларга каралган финанслау күләме 2,9 млрд. сум тәшкил итә, шуның 1,5 млрд.сумы − федераль бюджет акчалары. Бу хакта төбәк Икътисад министрлыгында хәбәр иттеләр.
Шулай ук 2021 елда «торак һәм шәһәр мохите» милли проекты кысаларында 2 мәктәп ачу планлаштырыла − бу - «Салават Күпере» торак комплексында 1 224 урынга исәпләнгән мәктәп һәм Казанның Совет районында 1 501 урынга исәпләнгән мәктәп.