Бүген Татарстанда юеш кар, бозлавык һәм -2 градуска кадәр көтелә

2020 елның 10 ноябре, сишәмбе

Сишәмбе, 10 ноябрьдә, Татарстанда болытлы һава көтелә. Вакыты белән кар һәм юеш кар рәвешендә бераз явым-төшем булырга мөмкин. Юлларда бозлавык.

Көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан талгын җил, диелә хәбәрдә ТР Гидрометеорология үзәге сайтында.

Көндез һава температурасы +2°дан алып -2°га кадәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International