«Бу көнне без закон һәм тәртип саклаучы, гражданнарны җинаятьче кул сузудан саклаучы батыр һәм көчле рухлы кешеләрне хөрмәтлибез. Сезнең һөнәр Россия дәүләтенең бөтен тарихында иң мөһим һәм кирәкле һөнәрләрнең берсе булып кала бирә.
Хезмәт бурычына тугрылык, кыюлык, компромиссызлык һәм тәвәккәллек, һәр минутта ярдәмгә килергә әзерлек – полиция хезмәткәрләре өчен иң төп сыйфатлар булып кала.
Сезгә йөкләнгән вазыйфаларны намус белән үтәп, сез кешеләрнең закон тантанасына ышанычын ныгытасыз һәм җәзаның котылгысыз булуын билгеләп үтәсез. Оперативлык һәм теләсә нинди хәлләргә җайлаша белү – сезнең аермача сыйфатыгыз. Коронавирус йогышы таралуга каршы көрәштә сез актив позицияне күрсәттегез. Кайчагында тормыш өчен куркыныч белән, Лаеш районында яшәүчеләр үзләрен ышанычлы һәм якланган итеп тоя алсын өчен, сездән булганның барысын да эшләргә омтылдыгыз.
Эчке эшләр органнары ветераннарына аерым рәхмәт.
Шунысы мөһим: ведомство хезмәткәрләренең хәзерге буыны үз элгәрләренең – теләсә нинди хокук бозуларга каршы көрәш алып барган, ә бүген яшьләргә патриотик тәрбия бирүдә актив катнашучы ветераннар традицияләрен саклый һәм арттыра.
Барыгызга да сәламәтлек, иминлек, Лаеш районы һәм Татарстан файдасына яңа һөнәри уңышлар телим!»
Лаеш районы матбугат хезмәте.