11 ноябрьдә Татарстанда "ВИЧка Тест: Экспедиция 2020" акциясе старт ала

2020 елның 11 ноябре, чәршәмбе

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы ел саен ВИЧ-инфекциясенә түләүсез аноним экспресс-тест үткәрү буенча Бөтенроссия акциясен дәвам итә. Татарстан Республикасы "ВИЧка Тест: Экспедиция 2020 " акциясе узачак 45нче регион булачак.

26 июньдә экспедициянең 2 командасы бер үк вакытта Камчаткадан һәм Калининградтан бер-берсенә каршы бөтен ил аша узып, 16 ноябрьдә Казанда акция ябылышында очраша. Тестлаштыру мобиль пунктлары - киң кызыл тасмалы һәм "ВИЧка Тест-Экспедиция 2020" дигән язулы ак төстәге брендланган ГАЗ автомобильләре быел Россиянең 45 төбәгендә, шул исәптән ерак төньяк һәм Төньяк Кавказ регионнарында 216 шәһәр узачак. Акция соңгы елларда иң масштаблысы булачак, бу, тулаем алганда, Россиянең бөтен территориясендә яшәүче кешеләргә ВИЧ/СПИД проблемасы турында сөйләү мөмкинлеге бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International