Лаеш районында "Экология" милли проекты тормышка ашырыла

2020 елның 11 ноябре, чәршәмбе

Лаеш районында урманнарны торгызу һәм саклау буенча масштаблы эшләр алып барыла. Аларны тормышка ашыру "Экология " милли проекты кысаларында бара.

Быел Лаеш урманчылыгы территориясендә гомуми мәйданы 25 га булган урман торгызылды.

Шулай ук орлык җыю буенча да эшләр бара. Быел чәчү өчен 170 кг уңыш җыеп алынды.

300 мең данә үсенте үстерелде, шуларның 284 меңе ылыслы токымнар. Алынган материал учреждениенең яңа урман утыртмалары булдыру ихтыяҗын тулысынча канәгатьләндерә.

Урман янгыннарын кисәтү дә зур роль уйный.

Моның өчен 47 км урман юлы булдырылды һәм реконструкцияләнде. Янгынны күрше урманчылыкларыннан күчүне кисәтү максатларында, 430 км озынлыкта янгынга каршы минераллаштырылган полосалар тәртипкә китерелде.

Урман корткычларына һәм авыруларына каршы көрәш актив алып барыла. Урман патологиясе эшләре 500 га мәйданда башкарылган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International